Чаллы мэры Хәрби-медицина академиясендә булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Хәрби-медицина академиясендә булды

Бу хакта Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Татарстан делегациясе составында Санкт-Петербургның С.М. Киров исемендәге хәрби медицина академиясендә булды. Ул биредә дәваланучы хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады. 

"Хезмәттәшләрем белән "Сугышларда һәлак булган хәрби медиклар" мемориалына чәчәкләр салдым. 

Академия клубына клиникаларда дәвалау курсы үтүче хәрбиләрне, медицина хезмәткәрләрен, офицерлар һәм курсантларны чакырдык. Аларны бәйрәм белән котлап, хәрби присягага тугрылыклары, батырлыклары өчен рәхмәт әйттем", - дип хәбәр итте Наил Мәһдиев үзенең социаль челтәрләрендә.

Ул шулай ук хәрбиләрнең сәламәтлекләрен кайтару  өчен күңел җылысын һәм һөнәри осталыкларын биреп эшләгән Хәрби-медицина академиясе коллективына да рәхмәт белдерде. 

"Алар гаиләләр әтиле, уллы, абыйлы булсын өчен барсын да эшлиләр. 

Бу академия - илебезнең иң яхшы учреждениеләренең берсе. Монда технологияләр генә түгел, монда - кешеләргә карата акыл, күңел җылысы һәм мәхәббәт. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Без сезнең белән горурланабыз, хөрмәт итәбез һәм Җиңү безнең якта булыр дип ышанабыз", - дип язды ул телеграмм каналында.

Фотолар мэрның телеграмм каналыннан алынды.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


СВО Наил Мәһдиев

Нет комментариев