Чаллы мэрына Мәскәү Кремлендә орден тапшырдылар
РФ Президенты Владимир Путин бүләкләү турындагы указга апрельдә кул куйган иде.
Мәскәү Кремлендә муниципаль хезмәткәрләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев та бар.
РФ Президенты хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Кириенко аңа Дуслык ордены тапшырды. Наил Гамбәрович бу бүләккә җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.
Сергей Кириенко муниципаль хезмәткәрләргә хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Шәһәр мэры үз чиратында хезмәтен югары бәяләгән өчен илебез җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев