Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мобилизацияләнгән хәрбиләрне милек салымыннан азат итә

Моннан тыш, хәрбиләрнең гаиләләренә җәмәгать транспортында йөрү өчен акча да биреләчәк.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, мобилизацияләнгән хәрбиләр инде быелдан милек салымыннан азат ителәчәк. Ул Башкарма комитетның финанас идарәсе башлыгына тиз арада әлеге мәсьәлә буенча тиешле документ әзерләргә кушты. Аны бу атнада, даими комиссияләр утырышында, аннары Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә караячаклар. “Бу карарны депутатлар хуплар дип ышанам”, - дип белдерде Чаллы мэры.
Моннан тыш, хәрбиләрнең гаиләләренә җәмәгать транспортында йөрү өчен акча да биреләчәк. 

«Чаллыдан 400гә якын ир-егет Ватанны саклау өчен хәрби әзерлек үтәргә Казан танк училищесына озатылды. Без өч атна элек аларның гаиләләренә ярдәм итү эшен башладык. Октябрь аеннан аларның балалары мәктәптә бушлай туклана, балалар бакчасына, түгәрәкләргә түләүсез шартларда йөри. Һәр гаилә исәпкә алынды. Республика мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләрен транспорт салымыннан азат итү турында да карар кабул итте. Гомумән, махсус хәрби операциягә китүчеләргә бик авыр. Без аларга ярдәм итәргә тиеш. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Үз теләкләре белән хәрби операциягә киткән «Алга» һәм «Тимер» батальоннары солдатлары гаиләләренә дә шундый ук ярдәм күрсәтеләчәк», – диде Наил Гамбәр улы. 

Зөлфия Галим

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт