Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерлары батальонда катнашачак

Алар үзләре теләк белдерде.

Сүз хәрби батальон турында түгел, ә "бәйләм батальоны" хакында. "Изгелек" инвалидлар тернәкләнү үзәгенә солдатларга оекбаш бәйләүчеләр - "Дарим тепло" төркеме кызлары килде. Күпләр аларны яратып, "бәйләм батальоны" дип атый. Алар илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән бирле хәрбиләргә оекбашлар, бияләйләр, снудлар һ.б. җылы киемнәр бәйләп җибәрә. Ярты ел эчендә генә 2 меңнән артык оекбаш бәйләделәр.

Кул осталары "Изгелек" үзәгенә йөрүчеләр белән якыннан танышты. Үзләре турында сөйләде.  Изге эштә аларны да катнашырга чакырды. 

Тернәкләнү үзәге җитәкчелеге дә, пенсионерлар да әлеге тәкъдимне бик хуплап каршы алдылар. Хәзер алар арт-терапия вакытында бәйләм белән шөгыльләнәчәк. 

Очрашуда 27 шәһәрдәш катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Оекбаш бәйләүчеләр