Чаллы пляжларына караклар ияләшкән
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пляжларына караклар ияләшкән

Зыян күрүчеләр бар.

Чаллы пляжларында караклар йөри. Кыйммәтле әйберләрегезне саксыз калдырмагыз! Чаллы полиция хезмәткәрләре шундый кисәтү белән чыкты.

Кичә генә хокук сакчыларына 34 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Су коенган арада бер ир-ат аның 15 мең сумлык телефонын урлап качкан. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатырга уйлыйлар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


хокук сакчылары

Нет комментариев