Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы солдатлары исемнәре мәңгеләштерелде

11нче мәктәптә мемориаль такталар урнаштырылды.

Бүген 11нче мәктәптә хәрби операция вакытында вафат булган солдатлар исемнәрен мәңгеләштерделәр. Алар - Руслан Гәлләмов һәм Олег Дмитриев.

Икесе дә 11нче мәктәптә белем алган булганнар.

Руслан Гәлләмовның хәрби тәҗрибәсе зур булган. Ул Чечня сугышында катнашкан. 2021 елда Сириядә дә хезмәт иткән.  Украинада хәрби операциядә 11 мартта гомере өзелә. Аңа нибары 34 яшь була. Тормыш иптәше ике баласы ятим калды.

Олег Дмитриев 2017 елда контракт төзи. Петропавловск-Камчатский диңгез пехотасы бригадасында хезмәт итә. Украинада 12 июньдә һәлак була.
Мемориаль такталар элүдә шәһәр хакимияте җитәкчеләре, һәлак булган геройларның туганнары, дус-ишләре катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев