Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы шугалагында ни өчен тимераякларны прокатка бирмәүләрен аңлаттылар

27 комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкинага әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

Чаллыда шугалаклар эшли башлады. Тик менә аларның барысында да тимераякларны прокатка алып булмый. Һәрхәлдә 27 комплекстагы шугалакка килүчеләр шулай дип зарлана. 

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, 27 комплексның ТОС җитәкчесе Венера Наумкинага мөрәҗәгать иттек. "Конькиларыбыз да бар, үзем быел 3 пар алып килдем , аларны чарлый торган җайланмалар да... Тик прокатка бирә алмыйбыз, хокукыбыз юк. Беренчедән, касса аппараты куелмаган. Икенчедән, шарт буенча без көненә 30 мең сум акча тапшырырга тиеш. Бу аз сумма түгел. Кайдан шуның кадәр акча җыелсын ди?! Мин бу мәсьәләне чишәргә телим, әлегә шугалакка үз тимераяклары белән килүчеләр генә йөри,"- диде Венера Михайловна.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тимераяк шугалак

2
X