Чаллы татар дәүләт драма театры җиңү яулады
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театры җиңү яулады

Ул Вахтанг театры премиясенә лаек булды.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Кирилл Крок бәйгесендә җиңү яулады. Аның «Матур» фотокүргәзмәсе проекты театр өлкәсендә Вахтанг театры премиясенә лаек булды. Бәйгедә Диана Сәфиулина һәм Луиза Сафина катнашты. 

Проект комиссиянең алдан сайлап алу турына узды, 10 финалист исемлегенә керде һәм шәхсән Кирилл Крокка «Таврида Арт» фестивале кысаларында тәкъдим ителде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


татар дәүләт драма театры

Нет комментариев