Чаллы «Татарстан кроссы» ярышларына әзерләнә
Яңалыклар тасмасы

Чаллы «Татарстан кроссы» ярышларына әзерләнә

Йөгерешкә «Лесная» тукталышы янында 10:20 минутта старт биреләчәк.

17 сентябрьдә Чаллыда «Татарстана кроссы» ярышлары узачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Алдан теркәлү узу да кирәкми. Шәһәрдәшләребез 400 метр, 1 һәм 2 км дистанцияләрдә җитезлекләрен сыный алачак. Җиңүчеләргә кубок, медальләр һәм дипломнар тапшырачаклар. Йөгерешкә «Лесная» тукталышы янында 10:20 минутта старт биреләчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт ярышлар кросс татарстана

Нет комментариев