Чаллы театры артистларын Грозныйда алкышладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры артистларын Грозныйда алкышладылар

Коллектив «Федерация» фестивалендә катнашты.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Чечен республикасында узган «Федерация» VI Бөтенрәсәй милли театрлар фестивалендә катнашты. 

Труппа Х.Нурадилов исемендәге чечен дәүләт драма театры сәхнәсендә Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган «Без –  41нче ел балалары» спектаклен күрсәтте.

Әсәрне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерде. 

«Спектакльне тамашачы бик җылы кабул итте, артистларыбыз соклангыч уйнадылар», – дип хәбәр итә театрның телеграмм каналы.

Фотолар театрның телеграмм каналыннан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы театры Олег Кинзягулов

Нет комментариев