Чаллы укытучыларын зурладылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучыларын зурладылар

Казанда “Ел укытучысы – 2023” конкурсының финалы узды.

Чаллыдан барлыгы 15 укытучы катнашты. 33нче мәктәп укытучысы Светлана Урманчеева лауреат исеменә лаек булды. 57нче гимназия укытучысы Альбина Батталова – “Укытучы - иҗатчы” номинациясендә беренче урынны, “Гусельки” балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Русинова “Ел тәрбиячесе” номинациясендә икенче урынны яулады.

62нче мәктәп укытучысы Олег Волков “Кудесник прекрасного”, Лилия Нуриева “Иң игелекле укытучылар" номинациясендә җиңү яулады. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ел укытучысы

Нет комментариев