Чаллы урамнарын 146 техника чистартты
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарын 146 техника чистартты

Бу хакта «Автомобиль юллары» предприятиесе директоры хәбәр итте.

Бүген төнлә Чаллы урамнарын 146 махсус техника кардан чистартты. Бу хакта «Автомобиль юллары" муниципаль предприятиесе генераль директоры Илья Черкашин хәбәр итте.

 Ул эш барышын шәхсән үзе тикшерде. Мәсәлән, Вахитов проспектын 12 техника кардан чистартты.

«Ял көннәрендә һава торышы начарая. Кар явар дип көтелә. Шуңа күрә без тәүлек буена эшлибез", - диде ул. 

Предприятие җитәкчесе машина йөртүчеләрне юлларда сак булырга, ерак юлларга чыкмаска чакырды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Юлларны кардан чистарту

Нет комментариев