Чаллы урамнарын тиешенчә чистарталармы?
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары җавап бирде.
"Күпләп кар яву сәбәпле, Чаллы урамнарына 206 МУП "ПАД" техникасы чыгарылды. Төнлә дә 130 техника эшләде", - ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Җәмәгать урыннарын кардан "Мәдәният һәм ял итү паркы" предприятиесе арындыра. Барлыгы 42 техника эшкә җигелгән. Моннан тыш, шәһәрдә меңнән артык кар көрәүче хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев