Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Үзбәкстан белгечләрен өйрәтә

Шәһәргә чит ил делегациясе килде.

Чаллыда зур кунаклар. Шәһәрнең “Россия эше” кадрлар үзәгенә Үзбәкстан Республикасы мәшгульлек үзәге җитәкчеләре һәм белгечләре килде. Барлыгы 21 кеше.

5 көн дәвамында алар Чаллының кадрлар үзәгендә тәҗрибә туплаячак. Халыкны эш белән тәэмин итү, профориентация, өстәмә һөнәри белем бирү, шәхси эшмәкәр булуда ярдәм итү, заманча технологияләр куллану ысуллары белән танышачак. Вакансияләр ярминкәсе эшчәнлеген дә якыннан өйрәнәчәк. Моннан тыш, Чаллының зур компанияләренә экскурсияләр һәм мастер-классалар планлаштырыла. 

Чит ил вәкилләренең Чаллыга килеп тәҗрибә туплаулары беренче тапкыр уздырыла. Әлеге очрашуда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрылыгы да катнаша.

"Россия эше" кадрлар үзәге фотосы

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек