Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкы 60 тонна гуманитар ярдәм җыйды

Өч фурага 6,7 млн сумлык кирәк-ярак, азык-төлек төялде.

Бүген Чаллыдан Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә кабат гуманитар ярдәм җибәрделәр. Өч фурага  6,7 млн сумлык 60 тонна кирәк-ярак, азык-төлек төяделәр. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев мондый активлыкны Чаллы халкының илдәге вакыйгаларга, мохтаҗларга битараф булмау билгесе дип бәяләде. «Без инде алтынчы тапкыр гуманитар ярдәм җыеп җибәрәбез. Бу машиналарга он, шикәр, азык-төлек, кыскасы, кайнар ризык әзерләү өчен продукция төялде. Чыгымнарның күп өлешен шәһәр бюджеты каплады. Безгә эре предприятиеләр һәм урта эшмәкәрлек оешмалары да кушылды», – диде мэр. Мисал өчен, Шәһәр Советы депутаты Руслан Нигматуллин җитәкчелегендәге «Далини» компаниясе йөкне илтү өчен бу юлы да машина бирде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Лисичанскта Чаллы эшмәкәре Рөстәм Гатин 4 кыр кухнясы да оештырды. Бүген җибәрелгән продукция тагын меңләгән халыкны кайнар ризык белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт