Чаллыда 107 заправка станциясен кардан чистарттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 107 заправка станциясен кардан чистарттылар

Бу эшне башкармаган кешеләргә штраф салыначак.

Чаллыда мэр Наил Мәһдиев кушуы буенча 107 автоягулык станциясе түбәсен кардан һәм боздан чистарттылар. 
Комсомол районында – 44, Үзәк районда – 31, Автозавод районында 32 станция тәртипкә китерелде. 
Автоягулык станцияләре территориясен һәм түбәләрен вакытында кардан чистартмаган өчен, кышкы чорда шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре буенча штраф салынырга мөмкин. 
Штраф күләме түбәндәгечә:
Физик затларга – 2000нән 3500гә кадәр, җитәкчеләргә – 15 000нән -30 000гә кадәр, юридик затларга 200 000 -500 000 сумга кадәр. 
Кагыйдәләрне икенче тапкыр бозсаң, штраф күләме дә арта. 
Фото хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бензин бәя акча арту азс штраф Юлларны кардан чистарту

Нет комментариев