Чаллыда 141 йортта  кайнар су юк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 141 йортта кайнар су юк

Күпчелегенә кайнар су бирелде

«Татэнерго» АҖ филиалы Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре ял көннәрендә дә эшләделәр. Чаллыда  җылылык  челтәрләрен опрессовкалауның йомгаклау этабыннан соң йортларга кайнар су системасын кушу дәвам итә.  

Бүген көндезге сәгать 12гә 1479 торак йортның 1138енә кайнар су бирелде. Әлегә 141 йорт кайнар сусыз. 

Шулай ук 87 мәктәпнең 77сендә, 133 балалар бакчасының 122сендә, 58 сәламәтлек саклау учреждениесенең 54ендә кайнар су бар. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


опрессовкалау

Нет комментариев