Чаллыда видеодомофон 15 яшьлек кызны тоткарларга ярдәм итте
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда видеодомофон 15 яшьлек кызны тоткарларга ярдәм итте

Аңа 2 протокол төзеделәр.

Яшүсмер кыз домофонга Россиядә тыелган экстремистик төркемне мактап кычкыра. Әлеге мизгелне домофон видеокамерасы яздыра. Хокук сакчылары яшүсмерне кулга ала.  

-    Кызның әйткән сүзләре закон белән тыела. Яшүсмергә 2 протокол төзелде. Берсе – ярамаган сүзләр белән кычкырганы, икенчесе исерек булганы өчен. Әнисенә дә, баласына игътибарсыз булганы өчен, административ җаваплылыкка тартылды, - дип сөйләде Чаллы Эчке эшләр идарәсенең матбугат белән эшләү бүлеге башлыгы Артур Петрович. 
 


эчке эшләр идарәсе хокук сакчылары

Нет комментариев