Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллының яңа мәктәбендә күрше регион укытучылары укытачак

Шәһәр мэры яңа мәктәп төзелеше белән танышты.

34нче комплекста төзелүче мәктәп уку елына ишекләрен ачачак. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев төзелеш объектын караганда әйтте. 

Исегезгә төшерәбез, мәктәпне узган елның декабрендә төзи башладылар. Ул 1501 укучыга исәпләнгән. Биредә 2 бассейн, 2 спорт залы булачак. Шулай ук 450 бала сыйдырышлы ашханә бүлмәсе, 780 урынлы актлар залы ясалачак.

- "Камаз" һәм "Энергетик" мәдәният йортлары залларыннан да зуррак булачак. Аны актлар залы дип әйтергә тел әйләнми. Кино-актлар залы ул. Һөнәри аппаратура куелачак, - диде Наил Мәһдиев.

Мәктәп "16нчы санлы мәгариф үзәге" дип аталачак. Директоры да инде билгеле. Ул - 34нче мәктеп директоры Рамил Садриев.

- Күрше регионнардагы колледжлар буенча йөреп чыктым. Безнең шәһәргә күченеп килергә теләүче яшь укытучылар инде резюмелар җибәрә башладылар. Удмуртия, Оренбург өлкәсеннән, Пермь краеннан да язалар. Араларында стажлы укытучылар да бар. 34нче комплекста яшәүче укытучылар да бу мәктәпкә күчәргә теләк белдерделәр. Шуңа күрә мәктәптә яшь укытучылар гына булмаячак,  - дип сөйләде Рамил Садриев.

Мәктәпне "Евростиль" компаниясе төзи. Төзелеш мәйданында 400ләп эшче хезмәт куя. Мәктәп 40 процентка әзер. Бу - уңай күрсәткеч. 

- Мәктәпне РФ атказанган төзүчесе Ильнар Ленарович Гайсин төзи. Мактаулы исемгә ул күптән түгел лаек булды. Бу бик күп нәрсә турында сөйли. Ул сыйфатлы һәм тиз төзи. Норматив буенча мондый объектлар 18 ай төзелә, без 8-9 айда төзеп чыгабыз, - диде мэр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп