Чаллыда 4нче поликлиниканың  баш табибы алышынды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 4нче поликлиниканың баш табибы алышынды

Элеккегесе кая киткән?

Чаллының Линуза Ганиева исемендәге 4нче поликлиникасында җитәкчелек алышынды. Биредә баш табиб вазифаларын башкаручы итеп Олеся (Ходосеевич) Ильясова билгеләнде. Олеся Михайловна әлеге коллективта 2006 елдан бирле эшли. Ул биредә табиб-терапевт, көндезге стационар бүлеге мөдире булып эшләү дәверендә хезмәттәшләре һәм авырулар арасында хөрмәт казанды. 

Ә моңа кадәрге баш табиб булып эшләгән Равил Бакиров үз теләге белән эштән китте. 

 Равил Бакиров эшләгән дәвердә поликлиникага яңа җиһазлар кайтарылды, авыртусыз эндоскопия бүлеге, гериатрия һәм паллиатив ярдәм бүлмәләре, гомуми практика табибы офисы ачылды. 

Фото 4 нче поликлиникадан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Сәламәтлек саклау чир Баш табиб Равил Бакиров

Нет комментариев