Чаллыда 60 йорт кайнар сусыз
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 60 йорт кайнар сусыз

Сәбәбе нидә?

«Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре» предприятиесе хезмәткәрләре күпфатирлы йортларга кайнар су бирүне дәвам итә. Йортларның 96 проценты кайнар су белән тәэмин ителде. 

Опрессвкалау нәтиҗәсендә 24 җитешсезлек табылган. Аларны төзәтү дәвам итә. Әлегә 60 йорт кайнар сусыз. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда җылылык торбаларын гидравлик сынауның соңгы этабы 2 сентябрьдә башланган иде. План буенча ул 12 сентябрьдә тәмамланырга тиеш. Әмма НЧТС хезмәткәрләре йортларны 4 сентябрьдә кайнар су системасына куша башладылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


НЧТС опрессовкалау Кайнар су юк

Нет комментариев