Әлеге кешене күрүчеләрне 8-927-412-69-99 яки 112 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар.
Быел 19 майда Воронеж шәһәрендә 39 яшьлек хатын-кыз югала. Ул өеннән чыгып китә һәм якыннары белән элемтәгә чыкмый башлый. Шушы көннәрдә аны Чаллыда күрәләр, тик эзенә төшәргә өлгерми калалар. Шәһәрнең "Василиса" эзләү төркеме әгъзалары битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге хатын-кызны күрүчеләрне 8-927-412-69-99 яки 112 номеры буенча шалтыратып хәбәр итүләрен сорый.
Аның исеме - Елена. Буе 172 см, чәче кара, күзе коңгырт. Соры куртка, куе кызыл төстәге джинс чалбар, сары аяк киеме кигән булган.
Нет комментариев