Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 7нче маршрут хәрәкәте үзгәрде

Бу хакта “Пассажирские перевозки” директоры хәбәр итте.

Чаллының 7 санлы автобусы хәзер Haier корпорациясе урамындагы тукталышка кадәр хәрәкәт итә. Моңарчы ул Моторная урамындагы “Тимер кою” тукталышына кадәр генә барып җитә иде. Тимер кою заводыннан тыш, шәһәрдән йөзләгән кеше Haier заводына да эшкә йөри. Анда барып җитү өчен юлны чыгып, шактый ара үтәргә кирәк иде. Хәзер автобус Haier заводы каршында ук туктый. 

-    Haier корпорациясе урамы юлын зурайтып ясадылар. Завод каршында тукталыш бар. Автобуслар шунда кадәр йөри. Яңа маршрут буенча инде ике атна эшлибез, - дип сөйләде “Пассажирские перевозки” генераль директоры Николай Тятюшкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: маршрут