Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 91 кешегә талпан кадалган

Талпан кадалса нишләргә?

Яз иртә килү сәбәпле, быел талпаннар иртә уянды. Шәһәрдәшләр талпан кадалу очраклары шактый. 23 марттан башлап барлыгы 91 кешегә талпан кадалган. 

Ә 20-27 апрель көннәрендә шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә 50 кеше мөрәҗәгать иткән. Ярый талпаннар энцефалет  авырулы булмаган. 

Талпан кадалса нишләргә соң? Бу сорауга «Л.Ганиева исемендәге поликлиника»ның профилактика бүлеге мөдире Людмила Ваструкова: «Өйгә кайту белән, иң беренче чиратта, талпаннар булу-булмауга үз-үзеңне һәм бер-береңне тикшереп карарга кирәк. Соңгы процедура аеруча мөһим, чөнки без үзебезне бар яктан күрмибез. Талпан кадалган урында сөял кебек төер була. Талпан тешләгән очракта кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Белгечләр бөҗәкне анализга җибәрәләр. Әгәр дә инде талпанны мөстәкыйль рәвештә алгансыз икән, аны пыяла банкага салып, лаборатория тикшеренүләре өчен дәвалау учреждениесенә илтеп бирү мәҗбүри. Талпанда энцефалит һәм боррелиоз бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Чынлыкта исә, инфекцияләр тагын да күбрәк, тик бу икесе киң таралган булып санала. Авыру ачыкланган очракта, табиб дәвалау курсын билгеләячәк», – дип җавап бирде.

Фото/ pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек талпаннар