Чаллыда җәяүлеләргә юл аша чыгуны җиңеләйттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җәяүлеләргә юл аша чыгуны җиңеләйттеләр

Шәһәрдә заманча светофорлар урнаштырылды.

Чаллыда заманча светофорлар эшли башлады. Җәяүлеләргә хәзер машиналар туктаганын, яисә светофорның яшел уты януын көтәсе түгел. Махсус төймәгә басасы гына. Берничә секундтан светофорның яшел уты яна.

Мондый заманча җиһазларның барлыкка килүе машина йөртүчеләр өчен дә уңайлы булачак, ди инспекторлар. Юлдан чыгарга теләүчеләр булмаганда, светофор эшләми. Бу исә хәрәкәт итүгә юл ачык дигән сүз. 

Яңа светофорлар Яшьлек проспектының "Балалар шифаханәсе" тукталышы янында, Яр Чаллы проспектының "4нче шифаханә" һәм Автозавод районының "Олимпийский" тукталышында урнаштырылды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


светофор

Нет комментариев