Чаллыда “акыллы” завод эшли башлаячак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “акыллы” завод эшли башлаячак

Проектны Татарстан Хөкүмәтенә тәкъдим итәчәкләр.

Haier Кытай корпорациясе мәктәпләр һәм эшкуарлар өчен интерактив җиһазлар җитештерергә исәп тота. Аларны компаниянең Чаллыдагы заводында ясарга телиләр. Бу хакта ТР инвестицион үсеш агентлыгы хәбәр итте. 

Бүгенге көндә Haier компаниясе Чаллы индустриаль паркында,  суыту һәм туңдыру җиһазлары җитештерү буенча, беренче “акыллы” заводны эшләтеп җибәрергә дә җыена. Әлегә объектны эксплуатациягә кертү өчен акт көтәләр. Аннары проектны Татарстан  хөкүмәтенә тәкъдим итәчәкләр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


икътисад оешма предприятие чаллы

Нет комментариев