Чаллыда автобуста йөрү бәясе күпмегә артачак?
Шәһәр хакимияте ТР тарифлар буенча дәүләт комитетына хат юллады.
Яңа ел алдыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артачагы турында сөйләшә башладылар. Юкка түгел. Чаллы хакимияте ТР тарифлар буенча дәүләт комитетына хат юллады. Документта юл бәясен акчалата түләүчеләр өчен 35 сумга кадәр, банк картасы белән түләүчеләр өчен 30 сумга кадәр күтәрү сорала.
Исегезгә төшерәбез, узган ел да 1 гыйнвардан юл бәясен 2 сумга күтәреп куйганнар иде.
Чаллы башкарма комитетының транспорт һәм элемтә башлыгы Максим Парамонов:
- Җәмәгать транспортында йөрү бәясен ТР тарифлар буенча дәүләт комитеты хәл итә. Ул арттырырга да, киметергә дә, шулай ук калдырырга да мөмкин. Иң беренче чиратта ул транспорт йөртүчеләрнең чыгымнарына карый. Документлар әзерләгәндә без "Электротранспорт" һәм "Пассажирские перевозки" предприятиеләре чыгымнарын исәпкә алдык. Әлбәттә, билгеле бер сумма тәкъдим иттек. Әмма барысын да, тагын кабатлыйм, республика комитеты хәл итә. Карар ел азагына кадәр кабул ителергә тиеш. Шул вакытта гына җәмәгать транспортында йөрү бәясенең күпмегә артачагы төгәл билгеле булачак.
Ягулык бәясе арта. Автобуслар таушала, һәрдаим ремонт таләп итә. Шофёрларга да хезмәт хакын түләргә кирәк. Чыгымнар бик күп, ди “Пассажирские перевозки” ҖЧҖ генераль директоры Николай Тятюшкин. Юл бәясен, һичшиксез, арттырырга кирәк дип саный ул. Әмма төгәл ничә сумга икәнен әйтергә ашыкмый.
- Бүгенге көндә сезонара ягулык бәясе 47 сум. 1 декабрьдән кышкы соляркага күчәбез. Аның литры – 54 сум тора. Моннан тыш, күпме чыгымнар... Халык башта зур автобуслар белән тәэмин итегез, соңыннан юл бәясен күтәрегез ди. Шулай дисәләр дә, нишләптер зур автобуслар буш. Күбесе микроавтобусларда йөри. ЗЯБ бистәсеннән килүче 26нчы автобуска утыручылар бик аз. Ә менә 9, 13 маршрутларның өстенә утырып барырлар иде. Шыгрым тулы. Югыйсә, бер якка таба баралар. Микроавтобусларга көненә 40 литр ягулык китсә, зур автобусларга 100 литр. Зур автобусларга күчсәк, минуска гына чыгабыз.
Интервьюларның берсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев юл бәясен 41 сумга күтәрергә кирәклеген әйткән иде. Әлбәттә мондый кискен үзгәрешнең халык кесәсенә сугачагын искәртте ул. Шуңа күрә брутто-контрактлар төзү кирәклеге турында сөйләде. Мондый очракта компаниянең берсе халык йөртү белән шөгыльләнә, икенчесе - керемнәрне җыя. Тупланган һәм тотылган акча аермасын шәһәр бюджетыннан түләнелә.
Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев