Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда балалар мюзикл куячак

Чаллы филармониясе шәһәр халкына яңа программа әзерли.

20 август көнне Азатлык мәйданында Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге халык музыка коралларында уйнаучы коллектив чыгыш ясаячак. Тамашачыларга классик һәм заманча музыка, рок-фолк тәкъдим итәчәкләр. "Иҗат коллективы яңа составта чыгыш ясаячак", - ди Чаллы филармониясе директоры Нәфисә Әхмәтшина.

24 октябрьда Чаллы филармониясе иҗат сезонын ачып җибәрәчәк. Владимир Высоцкий, Ренат Ибраһимов истәлегенә концертлар куячаклар. Мәскәү музыкантлары катнашында кичәләр дә көтелә. «Мизгел» балалар җыр театры мюзикл әзерли. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллы филармониясенә "Наигрыш" ансамбле, "Визит" эстрада-джаз оркестры, Ирек Фәйзрахманов җитәкчелегендәге милли музыка кораллары оркестры, "Мизгел" балалар җыр театры карый. 

Фото nabchelny.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев