Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер сәгатьтә аккумуляторын урлаганнар

Җинаятьтә шикләнелүчеләр гаепләрен таныган.

Чаллыда машина йөртүче ике ир-ат хокук сакчыларына мөрәҗәгать итте. Алар караклардан зыян күргән. Берсе автомобилен бер сәгатькә генә калдырып киткән –чыгуына аккумуляторы юкка чыккан. 

Оператив тикшерүләр нәтиҗәсендә, хокук сакчылары беркайда эшләмәүче ике егет эзенә чыкканнар. Алар моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булганнар. Үз гаепләрен таныганнар.

23 яшьлек егет әйтүенчә, ул иң элек ВАЗ 2110 кеше машинасына күз салган. Кабызмакчы булган, әмма аккумуляторы утырган. Шунда янда торучы автомобиль аккумуляторын салдырырга уйлаган. Бу эштә аңа дусты булышкан. Әмма ВАЗ машинасы белән ерак китә алмаган, автомобильне шәһәрнең икенче башында ташлап калдырган.  

Хәзер каракларга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. Җинаять эше кузгатылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев