Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хәрби белән хушлаштылар

Дамир Гадиуллин махсус хәрби операциядә һәлак булды.

Махсус  хәрби операциядә һәлак булган Дамир Гадиуллинны соңгы юлга озатырга башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, туганнары, дуслары килгән иде. 

«Дамир Чаллыда туып-үскән, политехника көллиятен тәмамлаган. Ватанга хезмәт итүне үзенең изге бурычы дип санаган. Гомеренең ахырына кадәр хәрби антына тугры калган», – дип хәбәр итә шәһәр хакимияте. 
«Ул Украинага  махсус  хәрби  операция башлануга китте. Ай ярым элек ялга кайткан иде. Озак кына сөйләштек. Ул Россия, Җиңү, безнең балаларыбыз өчен үзенең тормышын корбан итте. Без аның белән горурланабыз», – диде аның туганы хушлашу мерәсимендә.  
 
Дамир Гадиуллинның исеме «Ватан-Ана мемориал комплексының хәтер диварына уелачак.

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция