Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бер хатын-кыз үзе теләп хәрби операциягә китәргә җыена

“Әзерлек курслары үткәч, җибәрерләр дигән ышаныч бар. Барасы килмәүчеләр һәм качучылар күп бит”, - ди Амалия.

Кама Аланыннан бер ханым үзе теләп махсус хәрби операциягә китәргә тели. Ул Чаллыга килеп хәрби әзерлек курслары үтә башлаган, берничә тапкыр комиссариатка барып, үзенең теләген дә белдергән. Ләкин балигъ булмаган балалары булганга әлегә аның гаризасын канәгатьләндермәгәннәр.

“Әзерлек курслары үткәч җибәрерләр дигән ышаныч бар. Барасы килмәүчеләр һәм качучылар күп. Боларны күрү күңелсез”, - ди Амалия. 
Аның әйтүенчә, ул гаиләдәге ир-атлар мисалында, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнеп үскән. Аның бабасы Бөек Ватан сугышында дошманнарга каршы көрәшеп, Берлинга кадәр барып җиткән. Туган якларына 1947нче елда гына кайткан. 

Амалия разведкага барырга тели. «Минем хәтерем һәм ориентирым яхшы. Хәзер без медицина эше буенча курслар үтәбез. Бу гаиләң һәм якыннарың өчен бик кирәк. Биредә күп нәрсәгә төшендем. Мәсәлән, яралыларның 80%ы күп кан югалтудан үлә икән. Хәзер мин хәрби операциягә китүче туганнарыма аптечка җыярга булыша алам. Волонтерларга ярдәм итәм», –  ди ул. 

Амалия декабрь аенда хәрби комиссаритка барып янә гариза язарга җыена. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт