Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Талпан кадалган сыерның сөтен эчәргә ярамый

Чаллыда боррелиоз чире таралу куркынычы бар.

Чаллыда талпан энцефалиты һәм боррелиоз чире белән авыру куркынычы яный. Татарстанда 45 муниципаль берәмлекнең 30ы кара исемлектә. Анда Чаллы да бар. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзор идарәсе башлыгы Илгизәр Бариев хәбәр итте. Шәһәрдәге талпаннарны энцефалит һәм боррелиоз вирусларына тикшергәннәр. 58 пробаның берсендә боррелиоз ачыкланган. 

Исегезгә төшерәбез, боррелиоз һәм талпан энцефалиты - куркыныч авырулар. Тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә, баш, тән авырта, хәлсезлек күзәтелә, күңел болгана, костыра. Хәл катлауланса, кеше инвалид калырга, я бөтенләй үләргә мөмкин, ди табиб. 

Бер ай эчендә генә Чаллыда 91 кеше талпан кадалып табибларга мөрәҗәгать иткән. Тукай районы буенча – 82 очрак. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күрсәткечләр 5,4 тапкырга артыграк. Гадәттә кан эчүче бөҗәкләрне бакча, урманнарда эләктерәләр, ди баш санитар табиб. Эт-песиләргә дә ияреп кайта. Сыерга талпан кадалган очракта аның сөтен эчәргә ярамый. 

Бүгенге көндә Гренада һәм Яр буе парклары, “Строитель” стадионы, Мәйдан яны территориясе, сквер, бульварлар, зиратларда талпаннарга каршы агу сиптерелде. Барлыгы 345 га җир эшкәртелде. 

“Бөтен җиргә дә агу сиптереп чыгу мөмкин түгел. Табигатьнең үз законнары да бар, онытмаска кирәк. Мондый очракта һәркем профилактика чараларын күрергә тиеш", - ди Илгизәр Бариев. Талпаннарга каршы спрейлар да сиптерү артык булмас. 

Талпанны үзең тартып алган очракта, яра урынына йод яки зеленка  буярга киңәш итте Илгизәр Бариев. Соңыннан, әлбәттә, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпаннар