Чаллыда даруханә талаганнар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда даруханә талаганнар

Зыян күләме - 10 мең сум.

Даруханәләр дә хәзер каракларның "яраткан" урыннары исемлегендә. Хокук сакчылары шәһәрдә дару карагын тотты. Ярый, видеокамералар урнаштырылган була. Аның эзенә бик тиз чыгалар. 

39 яшьлек ир-ат даруханәгә 2 көн рәттән килә. Кеше күрмәгәндә, кыйммәтле дарулар алып чыгып китә. Зыян күләме – 10 мең сум. Даруларның бер өлешен ул сатырга өлгерә. Ир-ат үз гаебен таныды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


җинаять

Нет комментариев