Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда дельфиннар гаиләсе ишәйде

Әлегә дельфин баласының җенесен һәм авырлыгын ачыклый алмаганнар.

Чаллы дельфинариенда кечкенә дельфин баласы туган. Ул илебезнең Кызыл китабына кергән Кара диңгез афалинасы нәселеннән. Аны 32 яшьлек Зоя кушаматлы дельфин дөньяга китергән. Бу инде аның икенче сабые.

Дельфиннарның табигый булмаган шартларда үрчүе – бик сирәк күренеш, шуңа күрә Чаллы дельфинарие хезмәткәрләре үзләрендә мондый могҗизаның инде бишенче тапкыр кабатлануы белән бик горурлана. 

Хәзерге вакытта дельфин баласы тәүлек әйләнәсе күзәтү астында. Әлегә аның җенесен һәм авырлыгын ачыклый алмаганнар. Чөнки Зоя баласы янына берәүне дә якын китерми икән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев