Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда “Ел студенты”н сайладылар

Яшьләргә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемле стипендияләр тапшырды.

Әлеге мәртәбәле исемгә сайлап алу турларын узган  47 студент дәгъва кылды. Алар арасыннан Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында белем алучы Алинә Хөснетдинова җиңүче дип танылды. 

Чарада шулай ук “Ел волонтеры” да билгеле булды. Бу исемгә Яр Чаллы медицина көллиятеннән Румия Камалетдинова лаек булды.

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чаллы филиалы студенты Руслан Гайфуллин “Ел җәмәгатьчесе” номинациясендә уңыш казанды. 

Студентларны лаеклы бүләкләре белән муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина котлады. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемле стипендияләр тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге конкурс ел саен “Нур” яшьләр үзәге һәм шәһәр студентлар советы тарафыннан, Башкарма комитетының яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф