Чаллыда гөмбә җыючы хатын-кызны утырттылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гөмбә җыючы хатын-кызны утырттылар

Шәһәрдәш закон таләпләрен үтәми.

Чаллы судында хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды. Ул транспорт йөртергә хокукы булмаган килеш машина белән урманга чыгып китә.  

Июль башында ул, руль артына исерек килеш утырып, таныклыгын алдырткан була. Ул вакытта аңа 30 мең сум штраф та салалар. Ел ярым автомобиль йөртү тыелган була. Әмма шәһәрдәш закон таләпләрен үтәми. Машинасына утырып Тарловкага таба гөмбә җыярга китә. Тик инспекторларга эләгә.

Судта аңа 3 көнлек административ арест билгеләнде.  

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев