Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы оешмаларына битлек режимы кертергә тәкъдим иттеләр

Моны күздә тотып, Чаллы мэры Наил Мәһдиев кешеләр белән эшләүче предприятие һәм оешмаларга битлек режимы кертергә тәкъдим итте.

Бүген Чаллының хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә бер генә мәсьәлә каралды. Ул – шәһәрдәге санитар-эпидемиологик вәзгыять. Баш санитар табиб Илгизәр Бариев әйтүенчә, яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар алдагы атнада 107 булса, узган атнада 61гә калган. Аның каравы кискен йогышлы авырулар белән авыручылар күп, күрсәткечләр эпидемия чигеннән 2 тапкыр арткан. 8872 кешегә ОРВИ, 92 кешегә N1H1 (дуңгыз гриппы) диагнозы куелган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев халыкны сакланырга чакырды: 

– Предприятие һәм оешмалар җитәкчеләре коллективларда аңлату эшләре алып барырга тиеш. Безнең бурыч – үзебезне, хезмәткәрләрне, клиентларыбызны куркыныч чирдән саклау. Моның өчен кешеләр белән эшләүче предприятие һәм оешмаларга битлек режимын кертергә кирәк. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә. Мәдәният, спорт учреждениеләрендә саклык чаралары күрелергә, балаларны каршы алучы тәрбиячеләр, укытучылар, муниципаль учреждение хезмәткәрләре битлектән  булырга тиеш. Бу – теләк түгел, боерык. Безнең бурыч – һичьюгы уңайлы юллар белән кешеләрне саклап калу. Шәхси саклык чараларына акчаны җәлләмәгез, – дип кисәтте мэр. – Чөнки грипп җитди өзлегүләргә китерергә мөмкин. 

Мәгълүм булганча, Татарстанда 15 декабрьдән башлап гриппка каршы кайбер чикләүләр кертелде инде.  Әйтик, сәламәтлек саклау учреждениеләренә битлексез керү тыела. Авыр хәлдәге кешеләрне караучылар гына якыннары янында була ала. Шулай ук тәүлек буе балалар яши торган учреждениеләргә дә керергә ярамый. Белгечләр, бәйрәмнәр узган биналарны җилләтергә, зарарсызландырырга киңәш итәләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек