Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа ел трамвайлары йөри башлый

Пассажирларны Кар Кызы һәм Кыш Бабай каршы алачак.

20 декабрьдән Чаллыда Яңа ел рухында бизәлгән 3 трамвай йөри башлаячак. Бу хакта редакциябезгә  "Электротранспорт" предприятиесе баш инженеры Сергей Яцковский хәбәр итте. Алар деподан Сөембикә проспектына юл тотачак. Вагоннарның икесе тышкы яктан гирляндалар белән бизәлсә, берсе тулысынча бәйрәм төсмере алачак. Аның тышкы ягына мультфильм персонажлары ябыштырылса, эчке ягына уенчык, мишуралар эленәчәк. Узган елдагыча бу экскурсион трамвайны Кар Кызы йөртәчәк. Кыш бабай исә салонда балалар күңелен күрәчәк. 

- Кечкенә пассажирларны мавыктыргыч экскурсия дә көтә. Төрле викторина, уеннар булачак. Балаларга Яңа ел бәйрәме турында сөйләячәкбез. Шулай ук трамвайда сәяхәт иткәндә тәрәзәләрдән күрсәтеп, шәһәребез тарихы белән дә таныштырачакбыз, - дип сөйләде Чаллы төбәк тарихын өйрәнү музее директоры урынбасары Дарья Иванова. 

фото: transphoto.org

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел