Чаллыда яңа суд бинасы төзелә башлады
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яңа суд бинасы төзелә башлады

Бина 6 катлы булачак.

Җиңүнең 40 еллыгы урамында яңа суд бинасы төзелә башлады. Техника эшкә кереште. Бина 6 катлы булачак. 43/26 һәм 40/10А адресы буенча урнашкан җинаять һәм административ судлары бирегә күчәчәк. 

"Ике бина икенче каттан коридор белән тоташачак. Берсеннән икенчесенә шуның аша йөриячәкбез", - дип белдерделәр шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Суд бинасын быел ноябрьдә кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. Объект ТР Рәисе каршындагы дәүләт торак фонды ярдәмендә төзелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев