Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче 12 бала әнисен Корея телевидениесе төшерде - видео

Ире Андрей Орлов кызыклы видео элде.

Анда хатыны Екатеринадан КВС корея телевидениесе журналисты интервью ала. Ана кеше телен “сындыра-сындыра” инглиз телендә журналистка җавап бирә. Исегезгә төшерәбез, Екатерина күптән түгел 12нче баласын Буэнос-Айреста тапты. Документлар алганчы, шунда яшиләр. Аргентинада туган бала автомат рәвештә гражданлык таныклыгы ала һәм күптөрле хокукларга ия була. Бу хакта монда язып чыктык. 

“Корея видеосы 4 минуттан артык. Ике урында тормыш иптәшем Екатеринаны күрсәтәләр. Репортаж нәрсә турында сөйләгәннәрен белмим. Испан һәм корея телен белүчеләр бармы?” – дип яза Андрей Орлов. 

Видео кадрлары буенча сүз Аргентинага бала табырга килүчеләр турында бара. Яхшы яктанмы-начармы - анысы билгесез. 

Андрей Орлов видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпбалалы гаиләләр