Чаллыда яшьләр күпме?
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшьләр күпме?

Дүшәмбе киңәшмәсендә әйттеләр.

Чаллыда 544 меңнән артык кеше яши. Аның 140 меңгә якыны – яшьләр. 100 меңнән артыгы – эшли торганнары. Бу хакта яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы Ләйсән Видинеева хәбәр итте. 

«Чаллы – яшьләр шәһәре. Шәһәр дә, «КАМАЗ» да яшьләр белән төзелгән. Бүгенге көндә яшьләр саны 140 меңгә якын. Алар 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәргеләр. Чаллының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүче шәһәрдәшләр. Алар «КАМАЗда да, эре, кече предприятиеләрдә дә эшлиләр, дәүләт-оборона заказын да үтиләр. Акыллы яшьләребез ярдәмендә күп нәрсәләр булдырыла. Шуңа күрә безнең бурычыбыз киләчәктә дә аларга ярдәм, теләктәшлек итеп тору», - диде Наил Мәһдиев.

Чаллы хакимияте фотосы 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев