Чаллыда яшүсмерне кыйнауны төшергән видео таралганнан соң җинаять эше кузгатылды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшүсмерне кыйнауны төшергән видео таралганнан соң җинаять эше кузгатылды

Эшне РФ Тикшерү комитеты башлыгы контрольдә тота.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, социаль челтәрдә 15 яшьлек укучыны яшьтәшләре кыйнаган видео таралган.
Бу хәлләрне яшүсмерләр үзләре төшереп алган. 
Нәтиҗәдә хулиганлык турындагы маддә буенча җинять эше кузгатылган.
Тикшерү  барышын Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


суд хөкем Александр Бастрыкин

Нет комментариев