Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты куелачак

Тамашада мәрхүмнең җырчы дуслары катнашачак.

2 октябрь көнне Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында зур тамаша көтелә. Вакытсыз арабыздан киткән ТР атказанган артисты Эльмира Сөләйманова истәлегенә хәйрия концерты узачак. Биредә аның иң матур җырлары, алыштыргысыз тавыш иясе турында истәлекләр яңгыраячак. 

Концертта мәрхүмнең иң якын дуслары - Илмира Нәгыймова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Ләйсән Гыймаева, Илназ Баһ, Илдар Әхмәтов, Чәчкә, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Илшат Сафин, Әлфинә Әзһәмова, Әбри Хәбриев, Алинә Даутова, Ильвира Хамматова, Рамил Галимҗанов, Морат Гайсин, Руслан Трапезников, Мөнир Рахмаев, Айгөл Рәхимова, Раяз Фасыйхов, Дилә Нигъмәтуллина - катнашачак. Тамашага җырчының туганнары да чакырулы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт