Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы табиблар билгеле

Кемнәр алар?

Чаллыда «2024 елның иң яхшы табибы» бәйгесенең  җиңүчеләре билгеле булды. 

9нчы поликлиниканың хатын-кызлар консультациясе акушер-гинекологы Е. Ляшова – «Поликлинканың иң яхшы табибы», 5нче хастаханә табиб-гастроэнтерологы Ю. Афанасьев – «Иң яхшы яшь табиб», 3нче балалар поликлиникасы УЗИ табибы Н. Уткина – «Иң яхшы табиб-тикшерүче», 2нче теш дәвалау поликлиникасы табиб-стамотологы Р. Сафиуллина –  «Иң яхшы теш дәвалау табибы», 5нче хастаханә табиб-анестизиологы Д. Хәлиуллин – «Ашыгыч ярдәм күрсәтүче иң яхшы табиб», 3нче балалар поликлиникасы участок педиатры Л. Галимова «Иң яхшы балалар табибы» номинациясендә җиңде. 

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиб-патологоанатомы Ә. Фәйзуллин «Сәламәтлек саклау легендасы» дип табылды. 

Җиңүчеләрне июнь аенда – сәламәтлек саклау хезмәткәрләре бәйрәмендә бүләклиләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табиблар сәламәтлек саклау