Чаллыда йөрәк авыруларын дәвалау корпусын булдырачаклар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөрәк авыруларын дәвалау корпусын булдырачаклар

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры хәбәр итте.

Чаллыда аерым кардиология корпусын булдырырга теләүләре турында табиблар күптәннән сөйли иделәр. Ихтыяҗ зур. Соңгы елларда йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләр санының артуы сизелә. Әмма теләкнең кайчан тормышка ашырылачагы турында билгеле түгел иде. Ниһаять, ТР министрлар кабинеты матбугат конференциясендә сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков бу шатлыклы хәбәрне үзе үк җиткерде. Корпус шәһәрнең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе базасында булдырылачак.

- БСМПда кардиология корпусын булдырырга планлаштырабыз. Чаллыда 17 районга медицина ярдәме күрсәтүче кардиология корпусы булырга тиеш, - дип ассызыклады министр.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы бүген дә шәһәрдән тыш, 17 район пациентларын дәвалый.

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина табиб

Нет комментариев