Кайсы йортларга?
Бүген Чаллы җылылык челтәрләре предприятисе торак йортларга кайнар су бирә башлады. Җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның йомгаклау этабы тәмамланды.
Идарә итү компанияләренә кайнар су бирү мөмкинлеге турында телефонограмма җибәрелде.
Яңа шәһәрнең 17, 18, 20, 21, 22, 23, 24, 28, 29 һәм 30 нчы комплексларына - тулысынча, 43, 45, 47 һәм 53 нче комплексларда өлешчә кайнар су бирелде.
Йомгаклау опрессовкасы барышында җылылык челтәрләрендә 16 зыян килгән урын ачыкланган: шуларның 9-сы магистраль челтәрләрдә, 7-се квартал эчендәге челтәрләрдә. Бу кимчелекләрне төзәтү эшләре дәвам итә. Ремонт бригадалары көчәйтелгән режимда, шул исәптән ял көннәрендә дә эшли.
Идарә итү компанияләренә йорт эчендәге краннарны (задвижкаларны) ачарга һәм челтәрләрдә техник бозулар булу-булмауны тикшерергә кирәк.
Әгәр «Чаллы җылылык челтәрләре" предприятиесе ягыннан ресурс бирү мөмкинлеге торгызылганнан соң да йортта кайнар су булмаса, идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре
шәһәрнең торак йортларына кайнар су бирүне тизрәк торгызу өчен барлык кирәкле чараларны күрәләр.
Исегезгә төшерәбез, Чаллыда җылылык челтәрләренең йомгаклау опрессовкасы 2 сентябрьдә башланган иде.
Нет комментариев