Чаллыда йөзләгән бушлай интернет нокталары барлыкка килде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөзләгән бушлай интернет нокталары барлыкка килде

Wi-fi нокталары кайда урнашкан?

Татарстанда барлыгы 1,8 мең бушлай Wi-fi нокталары бар. Республиканың цифралы үсеш министрлыгы аларның картасын үз сайтында урнаштырды.Интерактив карта ярдәмендә халык интернет булган урыннарны таба алырга тиеш. Чаллыда бушлай интернет кеше күп йөргән җирдә барлыкка килде.

Wi-fi тоткан урыннар: Комсомол базары, “Ватан-Ана” мемориал комплексы, Орган залы, Энтузиастлар бульвары, сәүдә үзәкләре, медицина учрежденияләре, мәктәпләр.

Узган атнада рәис Рөстәм Миңнеханов Wi-fi нокталарын арттыру бурычын куйган иде. Әлеге чаралар пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында мобиль интернет начар эшләү белән бәйле.


интернет вайфай бушлай интернет

Нет комментариев