Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөзләгән кешене урманга җыячаклар

«Радуга» санаториясендә зур чара көтелә.

Туризмга гашыйк һәм экстрим яратучылар бер урында очрашачак. 2-3 сентябрьдә “Радуга" санаториясендә туристик фестиваль узачак. Аны турист Юрий Белоусов истәлегенә багышлап уздыралар. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда ул авария нәтиҗәсендә вафат була. 

“2018 елда Юрийны искә алу максатыннан 180 кеше җыелган идек. 2019 елда 660 кеше килде. Тора-бара очрашуларыбыз зур фестивальга әверелде. Узган ел 2 меңгә якын кеше җыелды. Быел тагын да күбрәк булачак”, - ди слёт оештыручы, Юрийның апасы Ирина Белоусова. 

Туристик фестиваль 2 көн дәвам итә. Гадәттә бирегә гаиләләре, хәтта кечкенә балаларын ияртеп киләләр, палаткаларда куналар, ди оештыручылар. Походка үзең белән нәрсә алырга, экстремаль ситуацияләрдән чыгу юлын ничек табарга, урманда ничек ашарга пешерергә һәм башка шундый кызыклы сораулар буенча мастер-класслар оештырылачак. Балалар әти-әниләре белән төрле уеннарда да катнашачак. 

Махсус хәрби операциядә авария нәтиҗәсендә гомере өзелгән балалар табибы Николай Зотов истәлегенә быел квест та уздырачаклар. Беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр.

Фестивальдә катнашу бушлай. Ялларын телефоннарсыз гаиләсе белән табигать кочагында уздырырга теләүчеләр монда басып теркәлә ала. Урыннар чикле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль