Чаллыда җир асты юллары җимерелмәячәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җир асты юллары җимерелмәячәк

Кайсылары төзекләндерелә?

Чаллыда кайсы җир асты кичүләренең төзекләндереләчәге билгеле булды.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов әйтүенчә, быел җир асты кичүләрен һәм юлларны ремонтлау дәвам итә. Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектларында ремонт башланды инде.

«Глобус» һәм «Океан»,  «Домосторителей» тукталышларындагы, «Энергетик»  мәдәният сарае каршындагы, «Джумба» сәүдә үзәге янындагы җир асты кичүен төзекләндерергә планлаштыралар. 

Җир асты кичүләрен матур һәм уңайлы итү эшләре киләчәктә дәвам итчәк. Аларны ябып яисә җимереп җир өстеннән юллар ясау планлаштырылмый. 

Фото/ Наб,Челны ру 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса җирастыкичүе

Нет комментариев