Чаллыда юл һәлакәтләрен “акыллы җайланмалар” теркәячәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юл һәлакәтләрен “акыллы җайланмалар” теркәячәк

Соңгы өч көндә генә Чаллыда 12 авария очрагы теркәлгән.

Чаллыда юл һәлакәтләрен автомат рәвештә теркәүче махсус системаны файдалануга кертергә уйлыйлар. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының сектор мөдире Кәрим Нурмөхәммәтов хәбәр итте. 

Әлеге җайланмалар авария очракларын үзлектән теркәп, махсус органнарга хәбәр җибәрәчәк. Бу исә, коткару хезмәтләренә вакыйга урынына тизрәк килеп җитеп, юллардагы үлем-китемне киметергә ярдәм итәчәк. 

 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


иминлек сак фаҗига

Нет комментариев